Казан дәүләт консерваториясе «UNIFEST-2013» фестиваленең соңгы концертын уздыра

2013 елның 3 мае, җомга

Казан дәүләт консерваториясе  Мәдәни универсиадада катнашучы  «UNIFEST-2013»  фестиваленең соңгы концертын уздыра. Фестивальне ябу тантанасы 7 майда С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында  18.30 да башлана. 

“Сугыш утын кичкән җырлар” дип аталган программа сугыш чоры җырларыннан төзелгән һәм узган гасырның  иң шөһрәтле сәхифәләреннән берсенә багышланган. 

Җиңү бәйрәме алдыннан музыкантлар илне саклап кан койган сугышчылар истәлегенә олы ихтирамнарын белдерү өчен сәхнәгә чыгачак.

«Рио-Рита», «Смуглянка», «Темная ночь» -  бу җырлар белән беррәттән тагын бик күпләре күптән инде шул чор символына әверелделәр. Сугыш еллары авырлыгын җиңәргә булышкан легендар җырларны Казан консерваториясенең иң популяр иҗат коллективларының берсе,  күп кенә халыкара конкурслар лауреаты – «Tatarica» оркестрына кушылып яшь җырчылар башкарачак. Мәгълүмат өчен: +79503140067 http://kazanconservatoire.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International