26 майда "Шәһәр образын эзләү. Шәһәр сәнгатендә һәм әйләнә-тирә мохит дизайнында гуманитар фәннәр» дип исемләнгән конференция узачак

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

26 майда ТР Фәннәр Академиясенең Тарих институты һәм Санкт-Петербург стрит-арт тикшеренү институты беренче уртак «Шәһәр образын эзләү. Шәһәр сәнгатендә һәм әйләнә-тирә мохит дизайнында гуманитар фәннәр» дип исемләнгән конференция уздыра. Программада социология, фольклористика, шәһәр тирәлеге һәм мәдәният, паблик-арт, стрит-арт, антропология, этнологик тикшеренүләр һәм тарих өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр һәм экспертлар тарафыннан чыгышлар, дискуссиялар каралган. Алар арасында Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова, Динә Гатина-Шәфыйкова, Альфрид Бустанов, Маттео Бенусси, Никита Петров, Гүзәл Макарова бар. Фәнни форум «Татнефть» компаниясе ярдәме белән оештырыла. Чара онлайн режимда узачак. Конференцияда барлык теләүчеләр дә катнаша ала, теркәлү мөмкинлеге ачылды.

Дискуссияләрнең берсе шәһәрләрне үстерү ысулы буларак паблик-арт темасына багышланачак. Конференциядә катнашучылар тарихи истәлекләрне өйрәнү, паблик-арт булдыру, шәһәр тирәлеген трансформацияләү, халык һәм туристлар өчен мәгърифәтчелек программасы белән Әлмәт шәһәрендә үткәрелгән «Алтын алмалар турында әкиятләр» дигән биш еллык паблик-арт программасы мисалында танышачаклар.

Полина Еж - «Алтын алмалар турында әкиятләр» программасының җитәкчесе, куратор, стрит-артны өйрәнү институтына нигез салучы.

Конференция кунаклары:

А.М.Терентьев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары, эчке сәясәт мәсьәләләре Департаменты җитәкчесе;

Р.Н.Мөхәммәдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Татнефть" ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары.

Конференциянең программасы, спикерлар турында һәм башка актуаль мәгълүмат социаль челтәрләрдә.

Теркәлү түбәндәге сылтамада:

https://pablika-art-programma-ska.timepad.ru/event/1653531/

2021 ел 26 май сәг. 10.00-18.00

ТР Фәннәр Академиясенең Тарих институты, Казан шәһәре, Батурин ур., 7а.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International