Мәскәүнең Мәрҗани фонды “Шүрәле иле” дип аталган унынчы юбилей күргәзмәсенә чакыра. Ул Рәссамнарның үзәк йортында (12 зал) 2 майдан 12 майгача уздырылачак.
Россиянең төрле почмакларыннан 127 рәссам һәм меңнән артык балалар рәсемнәрендә Тукайның сөекле Шүрәлесе сурәтләнгән.
Күргәзмәнең идеясе 2011 елда Уфа рәссамнары Васил Ханнанов һәм Салават Гыйлаҗетдинов тарафыннан бөек Тукайның тууына 125 ел тулган көннәрдә тәкъдим ителгән иде.
Өстәмә мәгълүмат: http://mardjani.ru/ru/news/745.html, +7(495) 234-04-79, +7(495) 956-04-78.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте