27 апрельдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә Габдулла Тукайның тууына 127 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе үтте

2013 елның 30 апреле, сишәмбе

27 апрельдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 127 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе үтте. Кичәдә Россиянең Истанбулдагы сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Евразия мәдәнияте һәм спорты берлеге, “ТРТ Аваз” телерадиокомпаниясе, татар диаспорасы вәкилләре, шулай ук Төркиядә укучы студентлар катнашты.

Бәйрәмдә Тукайның иҗади мирасы турында сүз барды, шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Урмай авылыннан килгән “Мишәр” балалар иҗат коллективының чыгышы кичәгә үзенчәлекле ямь өстәде. Коллективның сәнгать җитәкчесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдинов.

Концерт, традиция буларак, Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International