Минтимер Шәймиев: «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленә ярдәм итәргә һәм гамәлгә ашырырга кирәк

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

Казанда ТР XXI ачык яшьләр телевизион эстрада сәнгате «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналы башланды. Зур фестиваль хәрәкәте ТР Президенты патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза, быел ул Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган.

Суперфинал башланыр алдыннан ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте эшенә югары бәя бирде. Республика дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе «Созвездие-Йолдызлык» фестивален уникаль һәм уңышлы проект дип атады.

Чара Казан Кремлендә узды. Анда ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең җаваплы сәркатибе, Россия тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Григорий Орджоникидзе һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Яңарыш» Республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова катнашты.

Минтимер Шәймиев «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, Татарстан һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, РФ халык артисты, Казан консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина, вакытсыз арабыздан киткән һәм күп еллар дәвамында фестивальнең генераль иганәчесе булган РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм Татарстан балаларының иҗатына ярдәм күрсәткән Григорий Орджоникидзега рәхмәтен белдерде.

Быел фестивальнең суперфиналы Казанда 17-21 апрельдә ике мәйданчыкта – А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә һәм КФУ «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында уза.

Жюри әгъзаларына республиканың 45 районыннан 5500дән артык конкурсантны бәяләргә туры киләчәк. Алар февраль - март айларында Татарстанның төрле географик зоналарында узган зональ сайлап алу этапларында җиңгән иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар.

Исегезгә төшерәбез, зур фестиваль хәрәкәтенең гала-концерты 22 апрельдә КФУ «УНИКС» мәдәни-спорт комплексы сәхнәсендә узачак. Фестивальнең Гран-при ияләре исемнәре билгеле булган йомгаклау гала-концерты 6 майда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында оештырыла.

Гадәттәгечә, фестивальнең гала-концертында беренче урыннар һәм Гран-при өчен бүләкләр, шулай ук иң яхшы педагогларга мактаулы исемнәр һәм дәүләт бүләкләре, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт стипендияләре, педагогларга премияләр һәм башка бүләкләр тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International