Быел Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан тантаналы республика чаралары Казанда гына түгел

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Быел Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан тантаналы республика чаралары Казанда гына түгел, ә бөек шагыйребезнең туган ягы - Кырлайда да узачак.

11.30 дан 13.00 сәгатькә кадәр Габдулла Тукайның туган ягы-Яңа Кырлай авылында күренекле мәдәният һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында милли шигърият бәйрәме узачак. Бәйрәм Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы территориясендә оештырыла. Казаннан  Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасы яныннан түләүсез трансфер каралган, чарага барырга теләүчеләргә сылтамага кереп гариза бирергә кирәк:

Шунысын да билгеләп үтик, Яңа Кырлай авылы – Казан артының төп мәдәни үзәге - татар милли моңы, гореф-гадәтләре һәм әдәби тел бишеге булып тора. Нәкъ Кырлайда Габдулла Тукай беренче белем нигезләрен ала, авыр хезмәт белән каршылаша, татар халкының милли бәйрәмнәре, җырлары, әкиятләре белән таныша һәм гомерен татар иҗатына багышлый. Кырлайда алган сабаклар һәм тормышның мәгънәсе аның иҗатында төп темаларына әйләнә.

Казанда тантаналар Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куюдан башланачак. Сәгать 12.00дә мәдәни программаны Габдулла Тукай әдәби музее (Тукай урамы, 74нче йорт) ачачак, биредә - урам сәхнәсендә “Ядкәрләрдә - Тукай рухы" дип исемләнгән шигъри һәм музыкаль бәйрәм узачак.

14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Театр урамында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янында гадәттәгечә шигърият бәйрәме узачак. Казанлыларны һәм башкала кунакларын танылган шагыйрьләр, язучылар, җәмәгать эшлеклеләренең чыгышлары көтә.

Ел саен үткәрелә торган "Мин татарча сөйләшәм" дип аталган акция Татарстан башкаласының җәяүлеләр урамында узачак. Бауман һәм Университет урамнары кисешкән җирдә 15.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр хәзерге заман татар музыкасын башкаручылар һәм иҗади яшьләр катнашында акция узачак. Моннан тыш, чаралар кысасында Ялкын интернет-конкурсын башлап җибәрү карала, "Татар-дозор" квестына йомгак ясау, "Татар теле белән авыррак" иронияле антипремияне тапшыру, татар мәдәнияте һәм фәне активистлары катнашында онлайн-эфир планлаштырылган.

18.00 сәгатьтә  М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, күренекле мәдәният эшлеклеләре һәм иҗат берлекләре вәкилләре катнашында 2021 елның Габдулла Тукай исемендәге премияләрен тапшыру тантанасы узачак. Тантанадан соң популяр "Алтын Казан" мюзиклы күрсәтеләчәк.

Шулай ук, 26 апрель Г.Кәриев театры каршындагы мәйданда көне буе Тукайга багышланган фотозона эшләячәк. Шул ук көнне кич белән театрда «Печән базары» спектакле куелачак. Спектакль шагыйрь биографиясеннән мөһим вакыйгаларга һәм аның иҗатында төп урын алып торган әсәрләргә нигезләнгән. Башлана 18сәг.30мин.

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Мин яңа кояш булам...» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәдә 1910 елның беренче яртысында билгесез татар рәссамнары тарафыннан ясалган Габдулла Тукайның мәшһүр фотопортретлары һәм аларның барлыкка килү тарихы сурәтләнә, шулай ук шагыйрьнең үзе исән вакыттагы иллюстрацияле беренче шигырь китаплары күрсәтеләчәк. Музей фондларындагы әсәрләр гасыр башы тарихын һәм Тукайның гасыр дәвамында иҗат иткән әсәрләренә ясалган иллюстрацияләр белән тулыландырылган. Бөек татар шагыйренә багышланган тематик күргәзмә Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге халыкара аэропортында оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International