12 апрельдә «Әкият» татар дәүләт курчак театры коллективы Кемеров шәһәренә гастрольләргә китә.
Коллектив "Аркадий Гайдар исемендәге Кузбасс курчак театры" сәхнәсендә 14-17 апрельдә үзенең спектакльләрен күрсәтәчәк. Кемерово тамашачылары театрның татар халык әкиятләре мотивы буенча иң кызыклы спектакльләрен – Гадел Хәировның «Өч кыз», татар телендә Габдулла Тукайның «Су анасы» һәм Борис Вайнер инсценировкасында Валентин Катаевның «Цветик-семицветик» әсәрләрен күрәчәкләр.
Моннан тыш, гастроль кысаларында «Әкият» курчак театры коллективы Кемерово өлкәсенең татар диаспорасы вәкилләре белән очрашачак.
«Әкият» курчак театры җитәкчелеге гастрольләр яңа элемтәләр булдырырга, сәнгатьтәге казанышларга объектив бәя бирергә, хезмәттәшләр арасында уникаль тәҗрибә уртаклашырга, төбәк тамашачылары белән хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә, дип билгели.
Кемерово һәм Казан курчак театрлары арасында гастрольләр оештыру фикере быел беренче тапкыр тормышка ашырыла.
Гастрольләр Татарстан Республикасы һәм Кемерово өлкәсе Хөкүмәте арасында «Сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында» килешүне гамәлгә ашыру кысаларында уза.