26 апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан 26 апрельдә түбәндәге чаралар уздырыла:
09.00. Тукай мәйданында Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу.
11.00. Муса Җәлил исемедәге Опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле тирәсендә шигырь бәйрәме. Бәйрәмдә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары да игълан ителәчәк.
Тукай һәйкәле янында танылган шагыйрьләр чыгыш ясаячак. Бәйрәмгә Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, Ерак Төмән өлкәсеннән күренекле шагыйрь Николай Шәмсетдинов, Чуашстанның халык шагыйре Валерий Тургай чакырулы. Шулай ук Язучылар берлеге, Мәгариф министрлыгы, "Сәләт" оешмасы үткәргән шигырь язучы балалар арасында конкурсның йомгаклау тантанасы була: конкурста призлы урыннар яулаган балалар шигырьләрен тамашачыга тәкъдим итәчәк.
Татар китапларын сату оештырылачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.