3-4 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм ТР Милли китапханәсе татар мәдәниятенең яңа шәһәр лабораториясен - Jadidfest фестивален үткәрә. Ул «Jadidfest: Казан-судагы шәһәр» дип исемләнгән.
Программада күргәзмәләр, фильмнар, концерт, лекцияләр, бию перформансы, экскурсияләр, истәлекләр язу, балалар өчен мастер-класслар һәм яңа журналны тәкъдир итү булачак. Барлык чараларга да керү бушлай.
Jadidfest фестивале беренче тапкыр 2015 елда оештырылган һәм иҗади экспериментлар өчен мәйданчык булып тора. Ул Казанны дизайнерлар, рәссамнар, музыкантлар, шәһәр берләшмәләре белән таныштыра. Алдагы елларда Jadidfest «Смена» хәзерге заман мәдәнияте үзәгендә үткәрелде. 2019 елда ул Яңа Татар бистәсенең 270 еллыгына багышланган иде. Фестивальнең күпчелек чаралары татар телендә уза.
Быел фестивальнең темасы - Су: без эчә торган, йөзә торган, янәшәбездәге елгалар, су каналлары һәм күлләр турында.
Кайбер чараларга керү өчен теркәлү сорала: https://wfty.timepad.ru/events/
Тулырак Программа белән түбәндәге сылтамада танышырга мөмкин.
https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/1960115.htm