2021 елның 25 мартыннан 23 апреленә кадәр Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре тарафыннан акчалата бүләк алу өчен конкурста катнашуга гаризалар кабул ителә (алга таба - Конкурс).
Конкурска гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420015, Казан шәһәре, Пушкин ур., 66/33, 104, 208 бүлмә (элемтә өчен телефон: (843) 264-74-08 Viktoriya.Samsonova@tatar.ru.
Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 17 сентябрендә имзаланган «Авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләренә һәм аларның хезмәткәрләренә дәүләт ярдәме чаралары турында» 664 номерлы карары нигезендә үткәрелә.
Конкурста катнашырга Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре: мәдәни-ял итү учреждениеләре, китапханәләр, музейлар, балалар сәнгать мәктәпләре, балалар музыка мәктәпләре һәм мәдәният өлкәсендә өстәмә белем бирү учреждениеләре чакырыла.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат, шулай ук гариза формасы түбәндәге сылтамада: http://mincult.tatarstan.ru/rus/konkurs-na-poluchenie-denezhnogo-pooshchreniya.htm.