«Хәзерге шартларда Татарстан халыкларының этник музыкаль-инструменталь культурасы» семинар-практикум узды

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә күренкеле татар композиторы һәм музыка белгече Солтан Габәшинең 130 еллык юбилеена багышланган «Хәзерге шартларда Татарстан халыкларының этник музыкаль-инструменталь культурасы» дигән семинар-практикум булып узды.

Чарада этномузыкологлар, фольклорчылар, педагоглар, фольклор-инструменталь ансамбльләре җитәкчеләре, этник музыка кораллары җитештерүчеләр катнашты.

Экспертлар төбәкнең этник инструменталь сәнгате мәсьәләләре турында сөйләделәр, катнашучыларны борынгы уен коралларын торгызу буенча эш методикалары белән таныштырдылар, фольклор традицияләрен җыю, өйрәнү һәм яңадан торгызу буенча тәҗрибә уртаклаштылар.

Биредә Макаров Геннадий Михайлович, Галкина Марина Владимировна, Сәрвәрова Лилия Илдус кызы, Мифтахова Алсу Равил кызы, Стуклова Мария Владимировна, Павел Андреевич Александров чыгыш ясадылар.

Соңрак, семинар-практикумда катнашучылар «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә дөнья халыкларының музыка уен кораллары тәкъдим ителгән уникаль күргәзмәдә булдылар.

Семинар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы мәдәният ресурс үзәге  һәм «Татнефть» хәйрия фонды белән берлектә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International