23-25 апрельдә Рәшит Ваһапов исемендәге IX Халыкара татар җыры фестивале кысаларында яшь татар җырчылары конкурсы уздырыла

2013 елның 19 апреле, җомга

23-25 апрельдә Рәшит Ваһапов исемендәге  IX Халыкара татар җыры фестивале кысаларында яшь   татар җырчылары конкурсы уздырыла.

Фестивальне гамәлгә куючылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды.

Быел фестиваль Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән уздырыла һәм Рәшит Ваһаповның тууына 105 ел тулуга багышлана.

15 майда С. Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗда фестивальнең йомгаклау концерты булачак.  

23 майда фестивальнең тантаналы концерты Рәшит Ваһаповның туган авылы – Түбән Новгород өлкәсенең Уразовка авылында узачак.  

25 апрельдә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Рәшит Ваһапов исемендәге  IX Халыкара татар җыры фестиваленә багышланган матбугат конференциясе уздырылачак.  

Аккредитация өчен телефон: 2647398.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International