27 апрельдә 10.00 сәгатьтә Әлмәт татар дәүләт драма театрында «Туфан мәктәбе» балалар театрлары фестивале ачыла.
«Туфан мәктәбе» проекты Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантына лаек булган иде.
Әлмәт татар дәүләт драма театрында «Туфан мәктәбе» проекты 2012 елда башланган иде. Тамашачыларга Туфан Миңнуллинның «Акбай һәм сарык малае» пьесасы буенча куелган спектакль күрсәтелде. Шушы вакыттан башлап проект кысаларында театрда актерлык дәресләре уздырыла – артистлар балаларны актерлык осталыгына өйрәтәләр.
Фестивальдә һәр төркем үзенең иҗат җимешен – Туфан Миңнуллин әсәрләреннән өзекләр күрсәтәчәк.
Хөрмәтле журналистлар! Сезне фестиваль ачылышына чакырабыз. Аккредитация өчен: - 2647398, 89196390059, 45-46-06, 8 927 476 82 62 (театр).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте