Кремль яр буе ял итү территориясендә декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре ярминкәсе эшләячәк, халык иҗаты әсәрләрен сату өчен сәүдә рәтләре урнаштырылачак. Шулай ук бәйрәм кунаклары өчен халык биюләре, курчаклар һәм истәлекле тәңкәләр ясау буенча мастер-класслар оештырылачак.
Бәйрәм берничә мәйданчыкта узачак: рус халык уеннары белән фольклор уеннар; конкурс-уеннар; шәһәр халкы яратып йөри торган шугалак һәм башкалар. Шулай ук теләүчеләр балалар һәм олылар өчен аттракционнар эшләячәк.
Бәйрәм кунаклары борынгы рус рецептлары буенча әзерләнгән төрле коймак һәм прәннекләр авыз итә алачак.
Республика славян бәйрәме Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе һәм Татарстан Халыклар Дуслыгы Йорты, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Казан Мэриясе ярдәме белән оештырыла.
Чара 11.00 сәгатьтә Казан, Кремль яр буе, Федосеевская урамында башлана. Бәйрәм тантанасы 12:00 сәгатьтә.
Мәгълүмат алу өчен телефон: 89050-20-01-05 Светлана Владимировна Измайлова-проект җитәкчесе.