Халыкара "Әниләр һәм балалар милли киемнәрдә" фотоконкурсына гаризалар кабул итү башланды

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

"Әниләр һәм балалар милли киемнәрдә» Халыкара фотоконкурсы Россия, БДБ һәм чит ил халыкларының милли костюм аша милли колоритын, рәссамнарның талантлы хезмәтләре ярдәмендә үз милләтенең күптөрлелеген күрсәтергә тиеш.

Безнең проект төрле халыкларның тарихы, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында сөйләү өчен булдырылды һәм халыкларының милли тәңгәллеген саклап калуга юнәлдерелгән.

2021 елның 16 октябрендә Мәскәү шәһәрендә  ВДНХ күргәзмә үзәгенең 55 нче павильонында "Хатын-кыз куллары белән" Халыкара фестивале мәйданчыгында "Әниләр һәм балалар милли киемнәрдә" дигән Халыкара фотокүргәзмә узачак.

Конкурста катнашырга теләүчеләргә рәсми сайттагы инструкцияләр белән танышырга тәкъдим итәбез: http://www.ethno-photo.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International