Татарстанда бөек шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган чаралар узачак

2021 елның 12 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Милли музее филиалы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган матбугат конференциясе узды. Спикерлар Муса Җәлил декадасы кысаларында планлаштырылган чаралар турында сөйләделәр.

Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева үзенең видеомөрәҗәгатендә ТР мәдәният министрлыгы һәм Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе каршындагы махсус урта музыка мәктәбе, «Яңа исемнәр» хәйрия фонды белән берлектә шагыйрьнең юбилеена багышланган фестиваль оештыруы турында сөйләде. Концертларда Казан, Яр Чаллы, Түбән Камадан талантлы яшь музыкантлар катнашачак. Чыгыш ясарга Мәскәүдән стипендиатлар да киләчәк.

Концертлар Казан дәүләт консерваториясенең кече залында, С. Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында һәм «Сәйдәш" мәдәният үзәгендә узачак. Биредә III Халыкара «Җәлил укулары» конкурсы лауреатлары башкаруында Муса Җәлилнең шигырьләре татар, рус һәм инглиз телләрендә яңгыраячак.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин министрлык тарафыннан ел дәвамында 50дән артык чара үткәрү планлаштырыла дип билгеләп үтте.

Ел дәвамында социаль челтәрләрдә ике бөек татар шәхесе – композитор Нәҗип Җиһанов һәм шагыйрь Муса Җәлилнең дуслыгына багышланган чаралар узачак. Анда сирәк аудио, видео һәм фото материаллар тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International