2020 елның 15 сентябреннән 10 ноябренә кадәр Татарстан Республикасының төрле муниципаль районнарыннан 21 гариза кабул ителгән.
Комиссия тарафыннан түбәндәге номинацияләр буенча җиңүчеләр ачыкланды:
- «Иң яхшы яшьләр спектакле» номинациясендә - «Микроскоп» спектакле, «Дебют» театр студиясе (Әлмәт шәһәре);
- «Иң яхшы балалар спектакле» номинацияседә - «Буталчык әкият» спектакле, «ЕрашОК» сатира һәм юмор эстрада театры, «Балалар иҗаты үзәге» (Казан шәһ.);
- «Иң яхшы режиссер хезмәте» номинациясендә балалар спектакле арасында – Коробейникова Эльвира, «Хыяллар дөньясы» театр студиясе «Беренче театр» спектакле белән, «Талантлар салават күпере» (Әгерҗе муниципаль районы);
- «Иң яхшы режиссер хезмәте» номинациясендә яшьләр спектакльләре арасында-Фаизова Дамира, «Микроскоп» спектакле, «Дебют» театр студиясе, (Әлмәт шәһәре);
- «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә балалар спектакле арасында – Молчанов Аристарх, «Хыяллар дөньясы» театр студиясе «Муха – Цокотуха» спектакле белән, «Талантлар салават күпере» (Әгерҗе муниципаль районы);
- «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә яшьләр спектакльләре арасында-Вилданов Наил, «Микроскоп» спектакле, «Дебют» театр студиясе, (Әлмәт шәһәре);
- «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә балалар спектакле арасында – Сабирова Айлиля, «Хыяллар дөньясы» театр студиясе «Муха – Цокотуха» спектакле белән, «Талантлар салават күпере» (Әгерҗе муниципаль районы);
- «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә номинациясендә яшьләр спектакльләре арасында-Муллаянова Элина, «Микроскоп» спектакле, «Дебют» театр студиясе, (Әлмәт шәһәре);
Коронавирус вызгыяте булу сәбәпле фестивальнең төбәкләр арасындагы бәйге этабы дистанцион рәвештә үтте.