Җиде ел эчендә «Иртәгәдән йолдызлар» («Звезды из завтра») программасында академик һәм халык музыкасы белән шөгыльләнүче 2000 татарстанлы катнашкан. 20 гыйнварда беренче гала-концерт, гадәттәгечә, Казанда башланып китә. Анда Казан, Яшел Үзән, Лаеш, Биектау, Кукмара, Балтач, Кама Тамагы, Арча музыка мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр катнашачак. Балалар барысы да катлаулы һәм зур конкурс аша үткәннәр.
"Катнашучыларны шәхсән үзем тыңлыйм. Ел саен «Иртәгәдән йолдызлар» программасына эләгергә теләүчеләрнең саны арта бара. Ә 2019 елда программа республика статусын алды һәм Татарстан Республикасы Президенты вә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла", - дип сөйләде La Primavera оркестрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов.
Февраль аенда Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә һәм Буада бәйгеләр узачак. Талантлылар гала-концерт программасына чакырылачак. Балаларның барлык чыгышлары La Primavera оркестры уйнавы астында узачак.
"Программа яшь музыкантларга һәм педагогларга академик музыка өлкәсендә үсәргә, камилләшергә һәм җиңүләргә ирешергә этәргеч бирергә тиеш. Без аларга оркестр ярдәме белән зур сәхнәгә чыгу мөмкинлеге бирәбез. Ә аннары аларның уңышларын күзәтәбез", - дип билгеләп үтте проект җитәкчесе.
«Иртәгәдән йолдызлар» программасында катнашучылар «Синяя птица», «Лучше всех» телевизион проектларына, «Добрая волна» фестиваленә чакырылдылар, алар Дельфия уеннарында катнаштылар, «Яңа исемнәр» фонды һәм Владимир Спиваковның Халыкара хәйрия фонды стипендиатлары булдылар, Татарстанның музыка көллиятләренә укырга керергә тәкъдим ителделәр.
Программа 14 майда Казанда Татарстан финалистлары катнашында зур концерт белән тәмамланачак.