"Казан Кремле" музей-тыюлыгы 27 нче туган көнен бәйрәм итә

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

2021 елның 22 гыйнварында «Казан Кремле» музей-тыюлыгы үзенең 27 нче туган көнен билгеләп үтә.

22 гыйнварда  музей-тыюлыкка килүчеләр ташламалардан  файдалана алачак. Яңа җәяүлеләр экскурсиясендә, уеннарда һәм викториналарда, шулай ук Яңа ел күргәзмәләрендә катнаша алачак.

Чаралар программасы

- 17:00, 18:00, 19:00 – музейга керү билетын сатып алган очракта Казан Кремле музейларында бушлай экскурсия уздырылачак;

- 18:00 сәгатьтә  Казан Кремле буенча яңа җәяүле  экскурсия үтә, аңа билетларны ташлама белән сатып алырга мөмкин (15 кешедән торган төркем, язылу өчен телефон +7 (843) 567-81-42).

- 18 гыйнвардан  Казан Кремле музейларының социаль  челтәрләрендә бәйгеләр башлана, аларның нәтиҗәләре 22 гыйнварда, Казан Кремленең туган көнендә ясалачак.

Көн дәвамында Татарстанның табигый тарихы музеена килүчеләр мавыктыргыч квестта катнаша ала, ә 17:00 сәгатьтә "Камчатка аюлары. Тормыш башы" документаль фильмын карый алачак, реж. В.Гришин, И. Журавлева.

Казан Кремленең барлык музейлары ул көнне 11:00 сәгатьтән 20:00 сәг кадәр ачык булачак.

Чараларның тулырак программасы «Казан Кремле» музей-тыюлыгы сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International