Журналистларны "Буада Раштуа" мини-фесты кысаларында спектакльләр карарга чакыралар

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференциялар  залында "Буада Раштуа" мини-фестына багышланган матбугат конференциясе узды.

2021 елның 12-15 гыйнварында Буа дәүләт драма театрында "Буада Раштуа" мини-фесты уза. Анда Буа драма театры 2020 елның премьера спектакльләренең (6 спектакль) бер өлешен Россия милли театр премиясе һәм "Алтын битлек" фестивале экспертлары, театр тәнкыйтьчеләре, пьеса авторлары, җәмәгатьчелек, хәбәрчеләр һәм дусларына тәкъдим итәчәк.

Спикерлар:

1. Дамир Натфуллин — Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары;

2. Раил Садриев-театрның сәнгать җитәкчесе-директоры, Татарстанның халык артисты, Д.Сираҗиев исемендәге иҗтимагый премия лауреаты.

3. Нияз Игъламов — театр тәнкыйтьчесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының махсус проектлары кураторы, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе һәм Д.Сираҗиев исемендәге иҗтимагый премия лауреаты.

Буада Раштуа программасы:

12 гыйнвар

15.00 - "Кем ул?, режиссер Регина Саттарова

19.00 – өлкәннәр өчен «Виктория» әкияте, режиссер Оксана Половинкина

13 гыйнвар

15.00-М.Әмирнең «Тормыш җыры» пьесасы буенча «Фатыйма» драмасы, режиссер Тимур Кулов

14 гыйнвар

15.00 – И.Сираҗиевның «Гыйсметдин тәүбәсе» хикәясе буенча "Тәүбә" драмасы, режиссер Айдар Җәббаров

19.00 - «Бәхеткә юл кайдан" мелодрамасы ("Бәхеткә юл") З.Кадыйрова, режиссер Тимур Кулов

15 гыйнвар

15.00-И.Зәйниевның "Борһан йорты" пьесасы буенча куелган "Йорт" драмасы, режиссер Лилия Әхмәтова

19.00-Ф.Абрамовның "Мадонны с Пинеги" моноспектакле, башкаручы Наталья Кузнецова, Түбән Новгород дәүләт академия драма театры артисты.

Журналистлар игътибарына! 13 гыйнварда сәг.10:00 Г.Камал театрыннан "Буа раштуа" спектакльләренә барырга теләүчеләр өчен трансфер оештырыла.

Сәфәр программасы:

10.00-Г.Камал театры янында җыелу;

10.30-Буа шәһәренә китү;

13.00-14.20 – "Пандемияда Театр" темасына түгәрәк өстәл. "Алтын битлек" Россия милли театраль премия һәм фестивале экспертлары, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Татарстан Республикасы театр тәнкыйтьчеләре, пьесаларның авторлары Д.Данилов, Т.Хәкимов, И.Сираҗи белән очрашу. Модераторлар: Вислов А.А., Игламов Н.Р., Адав-Толымбай театр авылы, «Тамак" кафесы»;

14.20-14.50-чәй вакыты, кофе-брейк, Адав-Толымбай авылы театры, "Тамак" кафесы;

15.00-17.20-М.Әмирнең "Тормыш җыры" пьесасы буенча куелган "Фатыйма" спектаклен карау (Буа дәүләт драма театры);

17.30-18.10-спектакль турында фикер алышу;

18.30-23.00-Адав-Толымбай авылы театры ("Тамак" кафесы);

23.00-Казан шәһәренә китү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International