Татарстан Республикасы язучылар берлегендә Г.Р.Державин премиясен тапшыру тантанасы узды

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

ТР Язучылар берлегендә Г.Р.Державин исемендәге 2020 ел премиясен тапшыру тантанасы узды. Әдәбият буенча бу елның лауреаты — балалар шагыйре, прозаик, драматург, тәрҗемәче, автор-башкаручы Борис Вайнер.

Г.Р.Державин исемендәге республика премиясе әдәбият өлкәсендә Державин иҗатын популярлаштыручы аеруча әһәмиятле әсәрләр өчен (поэзия, проза, сәнгатьле тәрҗемә) танылган язучылар, шагыйрьләр, тәрҗемәчеләргә һәм юристларга соңгы 5 елда нәшер ителгән, әмма премиягә тәкъдим ителгәнчегә кадәр 1 елдан да соңга калмыйча тапшырыла. Юриспруденция буенча Марина Ефремованы "Мәгълүмати иминлекне җинаять-хокукый яклау" монографиясе өчен билгеләп үттеләр.

Быел әдәбият өлкәсендә 4 гариза бирелгән, анда китаплар һәм шигъри җыентыклар кергән. Премияне бирү турында карар Державин исемендәге Республика премиясен бирү комитеты утырышында тавыш бирү юлы белән кабул ителә. Лауреатлар июль аенда билгеле булды. Борис Вайнер балалар өчен "Алма төшәр урын юк!" һәм "Алмаз тауы" әкиятләр китабын тәкъдир итте.

Борис Вайнерның шәхсән катнаша алмау сәбәпле, премияне тормыш иптәше Наилә Ахуновага тапшырдылар. Борис Григорьевичны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз!

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International