Әлмәттә мәдәният волонтерлары #ЕлкиАрт акциясе үткәрделәр

2020 елның 26 декабре, шимбә

19-30 декабрьдә Россия шәһәрләре ишегалларында концертлар, иҗади чыгышлар, квестлар һәм Яңа ел мастер-класслары узачак. #Елкарт акциясен махсус Яңа елга «Таврид» резидентлары һәм «Мәдәният волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте активистлары башлап җибәрде.

  Акцияда һәркем катнаша һәм үз йортының ишегалдында яшәүчеләр өчен бәйрәм кәефе тудыра ала.

  Яңа ел-Россия халкының иң яраткан бәйрәмнәреннән берсе, яшенә карамастан, һәр кеше могҗизага өметләнә. Яңа ел бәйрәменең тылсымы эчкерсез гамәлләрдә, бүләкләрдә һәм теләкләрдә чагыла. Быел эпидемиологик чаралар традицион массакүләм бәйрәм чараларын оештырырга мөмкинлек бирми.

  Россиянең күп кенә шәһәрләрендә «Таврид» һәм «Мәдәният волонтерлары» арт-кластерының яшь иҗатчылары #ЕлкиАрт акциясе кысаларында чаралар уздырачак һәм халыкны котлаячак. Акциягә бөтен Россия буенча 1000нән артык йортның ишегалды кушыла. #Елкарт акциясе битараф булмаган һәм иҗади кешеләрне берләштерүче # МыВместе проектының бер өлеше. Креатив индустрияләрнең яшь вәкилләре чын Яңа ел бәйрәме оештыра. «Большая перемена» конкурсында катнашучылар белән бергә резидентлар Яңа ел җырлары башкарачак, бию флешмоблары оештырачак һәм иҗади номерлар күрсәтәчәк.

  Быел чара илнең биш шәһәрендә уза: Яңа Уренгой, Уфа, Курск, Калугада һәм алар арасына #яраткан Әлмәт шәһәре дә бар. 45 мәдәният волонтеры Әлмәтнең төп чыршысы янында Яңа ел тамашасы оештырдылар. Кичә Баулы, Чистай районнарында һәм Яр Чаллыда волонтерлар район чыршыларын кабыздылар.

  Яңа ел чаралары бөтен Россия буенча торак йортларның ишегалларында барлык куркынычсызлык чараларын үтәп башкарыла. Акция кысаларында «Таврид» резидентлары һәм волонтерлар микрорайон активистлары белән берләшәчәк. Урамнарда һәм торак ишегалларында квестлар, концертлар, чыршы уеннары, карнаваль костюмнар, битлек һәм гирляндалар ясау буенча мастер-класслар оештырылачак.

Яңа ел акцияләре турында мәгълүмат Яңа ел Мывместе2020.рф сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International