Сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова - «Театраль роман»-2020 Россия премиясе лауреаты

2020 елның 25 декабре, җомга

Премиянең эксперт советы составына Россиянең әйдәп баручы театр Тбелгечләре һәм тәнкыйтьчеләре Марина Тимашева, Марина Токарева, Елена Дунаева, Николай Песочинский, Бахруш музее генераль директоры, премиянең эксперт советы рәисе Дмитрий Родионов керде — илнең барлык төбәкләреннән 138 басма каралды.

2020 елгы премиядә катнашучыларның  лонг-листына театр турында 22 басма  кабул ителгән, шорт-листта 10 номинант.

Россиянең халык артисты, «Сатирикон» театрының сәнгать җитәкчесе Константин Райкин җитәкчелегендәге Жюри карары буенча «Театраль роман»-2020 премиясе лауреатлары билгеләнде.

Алар арасында сәнгать белеме докторы, Ибраһимов исемендәге институтның тел һәм әдәбият, сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире Рауза Рифкать кызы Солтанова бар. Аның «Татар театрының сценографиясе: үсеш үзенчәлекләренең төп этаплары (ХХ – ХХІ г.)» китабы (Казан, 2019, 592 б.).

Бу-татар театрының сценографиясен өйрәнүгә багышланган беренче фундаменталь, комплекслы тикшеренү.

Автор, төрле сәнгать мәктәпләренә һәм юнәлешләренә караган театр-декорация сәнгате осталарының иҗатын өйрәнеп, төрле тарихи этапларда (ХХ гасыр башыннан бүгенге көнгә кадәр) бу төр сәнгатьнең төп закончалыкларын һәм үсеш тенденцияләрен аерып чыгара.

Премияне тапшыру тантанасы 2021 елның гыйнвар ахырында Мәскәүдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International