Халыкара Ф.И. Шаляпин исемендәге опера фестивале февраль аенда узачак

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Казанда XXXIX Халыкара Ф.И. Шаляпин исемендәге опера фестивале спектакльләренә билетлар сатыла башлады. Чара 2021 елның 1-27 февралендә М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә узачак.

Фестиваль 26 һәм 27 февральдә ике гала-концерт белән тәмамланачак. Фестиваль афишасы театрның рәсми сайтында урнаштырылган:  https://kazan-opera.ru/

Спектакльләргә билетлар театр кассасында, театр сайтында сатыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International