Свердловск өлкәсенең Аракай авылында милли уен коралларында уйнаучылар "Уйнагыз гармуннар" V төбәкара конкурсы узды. Быел ул онлайн форматта үткәрелде.
Конкурста Россия Федерациясенең 8 төбәгеннән: Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Пермь крае, Свердловск, Чиләбе, Төмән өлкәләреннән 106 иҗат коллективы һәм аерым башкаручылар катнашты. Гариза бирүчеләрнең саны - 280 кеше (8 яшьтән алып 85 яшькә кадәр) иде.
Конкурсантларның онлайн-форматта чыгышларын Екатеринбургтан Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Люция Резванова, Аракай авылыннан Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Салават Губаев, проектның авторы һәм җитәкчесе, виртуоз баянчы, гармунчы, Татарстан Республикасының атказанган артисты, музыка сәнгате кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкаручы, Казан дәүләт мәдәният институтының өлкән укытучысы, Халыкара конкурслар лауреаты Наил Сәгъдиев җитәкчелегендәге компетентлы жюри бәяләде.
Конкурсның онлайн-гала-концерты социаль челтәрләрдә урнаштырылды, ә иң яхшы иҗат коллективлары һәм башкаручыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Милли уен коралларында уйнаучы V төбәкара конкурсы Гран-при бүләгенә Марий Эл республикасы Йошкар-Ола шәһәре татар мәдәнияты республика үзәгенең «Хәзинә» татар әсәрләре ансамбле лаек булды. (Җитәкче - Марий Эл республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гәрәй Мәгъсүмҗанов).