14 декабрьдән 21 декабрьгә кадәр Казанда Икенче Халыкара «7 көн эчендә кино» проекты уза. Әлеге уникаль проект кысаларында Бөтен дөнья буенча конкурста җиңгән 10 команда кыска метражлы фильмнарны бер атна эчендә төшерәчәк. Иң яхшы өч картина акчалата призлар белән бүләкләнәчәк. Алга таба фильмнар альманахка берләштереләчәк, Россия һәм чит ил кинопрокатына чыгачак, шулай ук кинофестивальләрдә тәкъдим ителәчәк.
Проектны гамәлгә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы куя, 2020 елда ул Казан дәүләт мәдәният институты мәйданында үтә. 2020 ел дөньяда эпидемиологик вәзгыять булу сәбәпле "7 көн эчендә кино" проекты уникаль форматта уза. Фильмнарның бер өлеше чит илләрдә, ә бер өлеше Казанда төшерелә. Видеоконференцияләр ярдәмендә чит ил режиссерлары киңәшләре белән Second Unit технологиясен файдаланып – автоном Татарстан командалары эшчәнлек алып бара.
Быел жюри рәисе буларак анимацион фильмнарның легендар режиссеры Константин Бронзит булачак. Ул Оскар премиясенә ике тапкыр номинант, Америка киноакадемиясе әгъзасы һәм Россия Федерациясе Президенты премиясе лауреаты. Шулай ук, жюри составына Ирландия кинематографисты, «Cork» халыкара кинофестиваленә нигез салучы Мик Ханниган (Mick Hannigan) керәчәк. Жюри составында Татарстан Республикасыннан танылган кинорежиссер һәм драматург Салават Юзеев булачак.
2020 елда ярышларда түбәндәге командалар катнаша:
.1. Фильм "Папа-Тест", режиссёрлар Валерий и Дана Баклановлар, Россия, Санкт-Петербург
2. Фильм "Инстаграмщица", режиссёр Тхе Тхиен, Вьетнам
3. Фильм «Чайные листья», режиссёр Клэр Варли, Яңа Зеландия
4. Фильм «Искра», режиссёр Адриан Реплански, Франция
5. Фильм «Марианна», режиссёр Руксандра Чернат, Румыния
6. Фильм «Беспокойный», режиссёр Ли Ксе, Кытай.
7. Фильм «Нулевые», режиссёр Оксана Синчугова, Россия, Татарстан
8. Фильм «Я не чувствую запаха земли в голове», режиссёр Алкистис Кафетци, Германия
9. Фильм "Проснись на закате времени", режиссёр Александр Иванов, Санкт-Петербург
10. Фильм «Солнце и луна», режиссер Камила Силв, Никарагуа
Проектның генераль продюсеры, гадәттәгечә, «Кинотеатр» фонды башлыгы, «Англетер» кинотеатры директоры һәм «Горький исемендәге киностудия"нең элеккеге генераль директоры Станислав Ершов булды. Быел проектның җитәкчесе Казан кинорежиссеры һәм продюсеры, «Регион-Кино» оешмасы Президенты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Алексей Барыкин. Халыкара мөнәсәбәтләр һәм сәнгать мәсьәләләрен координацияләүне кинопродюсер һәм халыкара кинофестивальләр кураторы Том Палмен (Рига, Латвия) үз өстенә алды.
Конкурсның нәтиҗәләре 21 декабрьдә ясала. Беренче урынны алган команда 500 мең сум алачак, икенче урынга – 300 мең сум, өченче урынга – 200 мең.