Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова бүген мәдәният мәсьәләләрен яктыртучы федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән рәсми булмаган шартларда очрашты.
"Әкият" Татар дәүләт курчак театрында елның мәдәни нәтиҗәләренә йомгак ясау өчен 20 якын хәбәрче җыелды.
Журналистлар бу очрашуны үзенчәлекле дип атады. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Яңа ел программасының генераль репетициясен карадылар һәм фикер алыштылар. Ведомство башлыгы иң элек журналистларның тәкъдимнәрен тыңлады, аннан соң агымдагы елга нәтиҗәләр ясады.
Журналистларның күбесе пандемияга карамастан, бу елның премьераларга бай булуын билгеләп үтте. Тинчурин, Качалов, Яшь тамашачылар, Кариев театры спектакльләрен, республика көнендә "Печән базары" фестивален, Милли китапханә ачылышын, «Алтын Казан», «Алтын битлек», «Алтын тәңкә» һ.б. югары бәяләделәр.
Журналистлар Н.И.Фешин исемендәге сәнгать училищесы бинасын төзекләндерү сорауларын күтәрделәр. Шулай ук, Тинчурин театрының язмышы һәм баш режиссерын билгеләү турында фикер алыштылар. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен, шулай ук Татарстан мәдәниятен яктыртучы журналистларга кытлык мәсьәләләре дә борчый.
"Безне алыштырыр өчен студентларга махсус курслар булдырырга тәкъдим итәм", - дип билгеләп үтте "Кичке Казан" хәбәрчесе Ольга Юхновская. "Tatar today" YouTube каналы мөхәррире Рөстәм Исхаков Министрлык җитәкчелеген ике дәүләт телендә хезмәттәшлек итүләре өчен мактады.
Ике сәгать дәвам иткән очрашуда журналистлар тарафыннан 50 сорау бирелде. Журналистлар рәссамнар өчен югары белем алу мөмкинлеген кире кайтару, мәдәни көндәлекнең язмышы һәм ТР язучылар берлеге эшчәнлеге, хәтта театрлардагы буфетлар, язучылар өчен бүләкләр булдыру турында да сөйләштеләр.
Һәркемнең тәкъдимнәрен һәм сорауларын тыңлаганнан соң, Ирада Әюпова әңгәмә барышында һәр сорауга җавап бирде. Министр журналистларга, Казан читендәге учреждениеләр һәм районнардагы мәдәни проектлар белән танышырга тәкъдим итте.
«Без мәдәният мәсьәләләрен актив яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары өчен конкурс турындагы нигезләмәне эшләү инициативасы белән чыгабыз. Журналистлар аны оештыруда катнашса, сезнең фикерләрегез дә исәпкә алыныр диде, министр.
Ирада Әюпова очрашуда катнашучыларның барысына да рәхмәтен белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, киләчәктә дә бердәм команда булып эшләргә өндәде.