«Милли мультfest» балалар кинофестиваленең профильле сменасы старт ала

2020 елның 11 декабре, җомга

«Милли мультfest» республика балалар кинофестивален үткәрү кысаларында, 12-18 декабрь көннәрендә «Байтик» шәһәрарты компьютер лагерында «IT-Fresh» дип исемләнгән махсус профильле смена узачак.                    

«IT-Fresh» -  «Милли мультfest» фестиваленең башкарма дирекциясе һәм «Байтик» балаларны сәламәтләндерү-белем бирү комплексы белгечләре белән берлектә булдырылган, 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар өчен әзерләнгән 1 атналык профильле смена. «IT-Fresh» сменасының төп максатлары: мәгълүмати технологияләр өлкәсендә сәләте булган балаларны ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү; укучыларның иҗади активлыгын стимуллаштыру; татарча анимация, компьютер уеннары, кыскаметражлы фильмнар белән шөгыльләнүче укучыларга «Милли мультfest» республика балалар кинофестиваленә эшләр хәзерләүдә булышу, аларга теоретик һәм практик белемнәр бирү.                                                  

Әлеге сменада республиканың төрле районнарыннан 85 укучы катнашачак. Аларга Казан Дәүләт Мәдәният институтының  кино һәм телевидениережиссурасы кафедрасы мөгаллимнәреһәм студентлары теоретик, практик белемнәрне туплаган мастер-класслар күрсәтәчәк. Сменада катнашкан укучылар 3 юнәлеш буенча эш алып барачак: татарча компьютеруеннары, татарчаанимационфильмнар, татарчакыскаметражлыфильмнар. Профильле смена эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак, 17 декабрь көнне укучыларның проект эшләрен яклау планлаштырыла. Алар смена барышында башкарган эшләрен «Милли мультfest» республика балалар кинофестиваленә тәкъдим итәчәкләр.        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International