Кышкы китап фестиваленә билгеләнгән вакытта килергә мөмкин булачак

2020 елның 4 декабре, җомга

Быел Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең яңартылган бинасында 12 һәм 13 декабрьдә узачак "Кышкы китап фестивале-2020" үзенең программасын үзгәртте. Бу фестивальнең барлык бүлекләренә дә кагыла: китап ярминкәсе, лекцияләр, гаилә-балалар һәм мәдәни программа. Моннан тыш, әлеге вакыйга үз эченә сигез махсус проектны да алачак.

Чарада катнашу алдан теркәлү һәм билгеләнгән вакыт буенча башкарылачак. Әгәр дә сез чарага билгеләнгән слотка килә алмасагыз, Timepad сервисындагы билет гамәлдән чыга һәм бу хакта шалтыратып оештыручыларга хәбәр итәргә кирәк, ди оештыручылар.

Бу юлы оештыручылар казанлыларның китап уку тәҗрибәсен өйрәнүгә игътибарны юнәлтергә булдылар. моны ачыклауда Югары икътисад мәктәбенең мәдәниятне тикшерү институты тикшеренүчеләре Виталий Куренной, Светлана Барсукова, Иван Непреенко, Александр Сувалко ярдәм итәчәк.

Тикшеренүдә катнашу өчен анкета тутырырга яки чара көннәрендә сорауларга җавап бирергә кирәк булачак. Фестивальгә килүчеләргә волонтерлар ярдәм итәчәк, алар чара барышында сораулар бирәчәк.

Тикшеренүдә волонтер сыйфатында катнашу өчен кыскартылган анкетаны тутыру кирәк.

Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен: Илнур Шәрәфиев 89600355596 ilnur22@gmail.com

Проектның яңалыклары:

https://s-m-e-n-a.org/zkf2020

https://vk.com/zkf2020

https://www.facebook.com/events/3457031831052967

instagram.com/smena_kazan

Оештыручылар: "Алмаш" (Смена) заманча мәдәният үзәге, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, «Живой город» Фонды

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Казан Мэриясе ярдәме белән үткәрелә.

Партнерлар: «Маршак» проекты (Мәскәү), «Турбина» проекты (Россия), «Гараж» заман сәнгать музее, Югары икътисад мәктәбенең мәдәниятне тикшерү институты (Мәскәү), «Мәгърифәтче» премиясе (Россия), Гете-Институт (Мәскәү)).

 «MOÑ» Театр мәйданчыгы, Фестиваль VOLUMES (Цюрих), курслар Write Like a Grrrl (Россия), нәшриятлар No Kidding Press (Мәскәү), «Альпина Нон-Фикшн» (Мәскәү), Ad Marginem (Мәскәү), «Бумкнига» (Мәскәү).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International