«Татарстанның декоратив-гамәли сәнгате: традицияләр һәм инновацияләр» укыту семинары башланды

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының сәнгать-эксперт советы эшчәнлеге кысаларында беренче тапкыр «Татарстанның декоратив-гамәли сәнгате: традицияләр һәм инновацияләр» укыту семинары оештырыла.

Проект Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Республикасы инновацияләр кертү һәм мәдәният өлкәсендә традицияләрне саклау Ресурс үзәге белән берлектә гамәлгә ашырыла. Чараның спикерлары: сәнгать-эксперт советы экспертлары, Казан шәһәренең әйдәп баручы белем бирү учреждениеләре белгечләре, профессиональ рәссамнар, халык сәнгать кәсепчелегенең төрле юнәлешләрендә танылган осталары чыгыш ясаячак.

Семинар 2020 елның 1- 4 декабрендә узачак.

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе (1,3,4 декабрь); Ислам мәдәнияте музее (2 декабрь - Кол Шәриф мәчете).

Проектның максаты: Татарстан Республикасында декоратив-гамәли сәнгатьнең традицион төрләрен һәм халык сәнгать кәсепләренең үсешен активлаштыруга уңай йогынты ясау.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International