2020 елның 3-16 декабрендә Казанда танылган татар композиторы, татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевнең 120 еллыгына багышланган декада узачак.
Татарстан Милли музее оештырган ункөнлекнең төп максаты - Салих Сәйдәшевнең иҗади мирасын популярлаштыру, аны хөрмәт итеп искә алу.
Талантлы музыкант 1900 елның 3 декабрендә Казанда туа һәм 35 ел гомерен заманча татар музыкасын үстерүгә багышлый. Композитор татар музыкасында яңа эра - Татарстан һәм Россия музыка дөньясы тарихында мөһим урын алган һөнәри композиторлык иҗаты эрасын ача. Аның тормыш юлында уңыш һәм дан, авырлыклар да була, ләкин халык Сәйдәшевне үзенең күренекле улы дип саный. Ул халык мәхәббәтен яулый, аның турында: «безнең Сәйдәш..» диләр. ТАССРның халык артисты 1954 елның 16 декабрендә вафат була.
Декада С.Сәйдәшевның һәйкәленә чәчәкләр куеп искә алудан башлана һәм тантаналы программа белән дәвам итәчәк, Татарстан сәнгать осталары катнашында концертлар, «Гомерем минем моңлы бер җыр иде...» күргәзмәсе, балалар өчен мәдәни-белем бирү программасы һәм башка чаралар үткәрү күздә тотыла.
Facebook, Instagram, Facebook, YouTube социаль челтәрләрдә көн саен онлайн - форматта «Салих Сәйдәшев чорына кайту» дигән махсус проект тормышка ашырылачак һәм #Сәйдәшевка багышланган флешмоб булачак.
Ункөнлек декаданы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында һәм С. Сәйдәшев музеенда «Сәйдәш.Йокысызлык» дип исемләнгән спектакль-лабиринт тәмамлый.
Барыгызны да Салих Сәйдәшев декадасы чараларына чакырабыз.
Тулырак: https://tatmuseum.ru/events/dekada-saliha-sajdasheva/
Белешмәләр өчен телефоннар: +7(843)292-89-84, 292-87-18, +7-912-36-75-18
Сезнең куркынычсызлыгыгыз өчен шәхси саклану чараларында булырга дистанцияне үтәргә сорыйбыз.