Казанда Салих Сәйдәшевнең 120 еллыгына багышланган концерт узачак

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевнең 120 еллык юбилеена һәм югары уку йортының 75 еллыгына программа әзерли.

Концерт 3 декабрьдә Дәүләт Зур концерт залында композиторның туган көнендә узачак.

Концерт Музыка остазына багышланачак. Программада Казан консерваториясен тәмамлаучылар - Татарстанның атказанган артисткасы Айгөл Хәйри, Ришат Әхмәдуллин, Айгөл Гардисламова, Сөмбел Ситдыйкова, Илгиз Мөхетдинов, Руслан Закиров, Диләрә Төхвәтуллина, Айрат Ганиев, Элиза Насыйрова, Алинә Хөснетдинова катнашачак.

Программада Сәйдәшевнең «Зәңгәр шәл», «Ягымлы Хәфизә» һәм башка музыкаль спектакльләреннән җырлар һәм фрагментлар яңгырар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International