Кариев театры «Мио, минем Мио!» спектакле премьерасына чакыра

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

27 һәм 28 ноябрьдә Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры «Мио, минем Мио!» спектакле премьерасына чакыра. Бу инде 33нче театр сезонында өченче премьера. "Мио, минем Мио!» - Астрид Линдгренның балалар повесте сюжеты.

Спектакль өстендә Санкт-Петербургтан махсус чакырылган режиссер Екатерина Гороховская җитәкчелегендәге иҗади төркем эшләде. Екатерина Гороховская — театр һәм кино актрисасы, театр режиссеры, педагог һәм театр тәнкыйтьчесе, Стржельчик премиясе лауреаты.

Иҗади төркем составында:

— рәссам Әнвәр Гомәров,

— костюмнар буенча рәссам Фәгыйлә Сельская,

— ут буенча рәссам Евгений Ганзбург,

— хореограф-куючы Николай Куглянт,

композитор Юлия Колченская.

Әкияти повесть «Мио, минем Мио!" - дәрәҗәле бүләккә-балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятының алман премиясенә лаек була, беренче тапкыр экранга 1987 елда чыга.

Сюжетның нигезендә-уллыкка алынган Буссе исемле малайның  тарихы — тәрбиягә алган гаиләдә баланы яратмыйлар, шуның өчен малай үзен ялгыз хис итә. Әмма көннәрдән беркөнне Бусса өчен бар да үзгәрә, хәерче гаиләдә яшәүче ятим малай  тәхет варисчысына әверелә. Буссаның яңа тормышы шулай башлана...

Премьера «Бердәм Россия" партиясенең федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте гранты ярдәмендә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International