Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Туган ил» программасы белән Россия шәһәрләре буйлап гастрольләргә китә.
Владимир, Мәскәү һәм Чәбаксар шәһәрләре тамашачыларын «Туй» дип исемләнгән музыкаль-хореографик спектакле премьерасы һәм «Алтын фонд»тан иң яхшы чыгышлар көтә.
ТАССРның 100 еллыгына багышланган гастрольләр Федераль «Без – РОССИЯ» гастроль программасы кысаларында «РОСКОНЦЕРТ»ярдәме белән узачак.
Ансамбльнең беренче чыгышы 28 ноябрьдә Владимир шәһәренең Яшьләр мәдәният йортында узачак. Икенче көнне, 29 ноябрьдә, коллектив үзенең иҗатын Мәскәүдә «Измайлово» концерт залы сәхнәсендә тәкъдим итәчәк. 1 декабрьдә ансамбль Чәбаксарда Чуаш дәүләт опера һәм балет театрында чыгыш ясаячак.
9 и 10 декабря программа «Туган ил» будет представлена казанскому зрителю на сцене ТГАТ им. Г. Камала.
9 һәм 10 декабрьдә Казан тамашачысына «Туган ил» программасы Галиәскәр Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры сәхнәсендә тәкъдим ителәчәк.