VII Халыкара "Абязов-фестивале"нең темасы - әкиятләр, мифлар һәм легендалар. Ул Казанда 7 декабрьдән 28 гыйнварга кадәр ТР Мәдәният министрлыгы эгидасы астында узачак.
Фестивальнең сәнгать җитәкчесе һәм LaPrimavera оркестрының баш дирижеры Рөстәм Абязов быел «Абязов-фестивале», бернигә дә карамастан, «шаккатырырлык» булырга тиеш, дип раслый.
Фестивальнең беренче көнендә, 7 декабрьдә, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев җитәкчелегендә куелган «Shurale: балет музыкасына яңа фантазия» спектакленең премьерасы булачак.
Фестивальнең икенче көнендә, 14 декабрьдә Алинә Шәрипҗанова катнашында тагын бер премьера – «Щелкунчик» моноперасы булачак.
«Щелкунчик» балеты музыкасыннан иң танылган номерлар үзгәрешсез яңгыраячак.
Фестиваль 28 гыйнварда «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә тәмамлана. Казанда беренче тапкыр Игорь Стравинскийның «Аполлон Мусагет»балеты күрсәтеләчәк. LaPrimavera оркестры астында "Пантера" камера балеты Наил Ибраһимов труппасы яңа хореография башкарачак.
Журналистлар өчен аккредитация: lukina-kazan@yandex.ru