Болгарда капиталь ремонттан соң балалар сәнгать мәктәбе ачылды 

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

90 нчы еллар башында ук төзелгән сәнгать мәктәбе бинасы ничә еллар дәвамында өлешчә ремонтланды: төрле елларда бинаның эчке бүлмәләр төзекләндерелде, пластик тәрәзәләр куелды. Һәм менә, утыз ел эчендә беренче тапкыр, «Мәдәният» милли проект ярдәмендә балалар учреждениесе тулысынча төзекләндерелде.

  Хәзер яңартылган мәктәп балаларны һәм педагогларны үзенең матурлыгы белән сөендерә. Бина төрле төстәге керамик плитка белән матурланган, диварлар җылытылган, түбәне тулысынча алыштырганнар. "Мәдәният"милли проекты кысаларында бүлеп бирелгән акчаларның төп өлеше бинаның тышкы ремонтына киткән.

  Бина эчендә дә интерьер үзгәртелгән: коридорлар һәм сыйныфлар яңартыган. Ремонт заманча энергия саклаучы материаллар белән башкарылган. Җылыту системасы полипропилен торбалардан ясалган, алюминий радиаторлар урнаштырылган.

Запланированы ещё ремонт в парадном фойе и костюмерной, благоустройство территории, где будет зона отдыха, замена ограждения и многое другое.

Мәктәптә шулай ук өстәмә санитар һәм кер юу бүлмәсе барлыкка килгән. Мәктәп китапханәсе бүлмәсе шактый зурайтылган, аны икенче каттан беренче катка күчергәннәр.

Парад һәм костюм фойесында да төзекләндерү эшләре планлаштырылган. Мәктәп территориясендә ял итү зонасы да булачак, коймаларны алыштыру һәм башка бик күп эшләр каралган.

Белешмә

Учреждениедә белем бирү процессы индивидуаль дәресләргә (фортепиано, баян) нигезләнгән, һәр баланың сәләте исәпкә алына.

Шәхси укыту формасы белән беррәттән, музыкаль-теоретик цикл: сольфеджио, музыкаль әдәбият, ритмика буенча да дәресләр бар. Төркемнәр белән укыту формалары хореография, сәнгать, театр бүлекләрендә төп булып тора.

Мәктәпнең төп казанышы-балаларга гомуми башлангыч эстетик белем бирү бүлеген ачуы (5-6 яшьлекләр). Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дәресләрдә беренче сыйныфка укырга керүгә хәзерләк алып барыла, чөнки әлеге бүлекнең укыту планы түбәндәге дисциплиналарны үз эченә ала: музыка, музиция (гади музыка коралларында уйнау), ритмика, рәсем ясау, сөйләм телен үстерү, театр әлифбасы һәм музыка коралын сайлау буенча фортепиано һәм инглиз теле. Биредә 320 бала белем ала.

Фото: http://spas-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International