Мәдәният оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү иҗтимагый контрольнең бер формасы булып тора. Ул гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук әлеге оешмаларның эшчәнлек сыйфатын күтәрү максатларында үткәрелә.
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләүнең гомуми критерийларына түбәндәгеләр керә:
- мәдәниятне оешмасы турында мәгълүматның һәркем өчен ачык булуы;
- хезмәт күрсәтү шартларының уңайлы булуы;
- мәдәният оешмалары хезмәткәрләренең әдәплелеге;
- күрсәтелгән хезмәттән шартларыннан канәгать калу дәрәҗәсе;
-инвалидлар өчен хезмәт күрсәтү шартлары.
Татарстан халкы мәдәният оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын әлеге сайтта бәяли ала: www.bus.gov.ru
Һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында түбәндәге сылтама буенча онлайн җавап бирергә мөмкин: https://mincult.tatarstan.ru/anketa-po-otsenke-kachestva-usloviy-okazaniya-uslu.htm