Яков Емельянов исемендәге Мәдәният үзәгендә туган якны өйрәнүче керәшеннәрнең I форумы узды

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Форумда Татарстан, Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районы вәкилләре катнашты.

Яков Емельянов исемендәге Мәдәният үзәгендә туган якны өйрәнүче керәшеннәрнең I форумы узды. Анда керәшен авылларын өйрәнүнең методологик чыганаклары һәм тарихи проблемалары, керәшен шәҗәрәләрен өйрәнү, керәшен авыллары тарихы турында китаплар бастыру һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

Пленар утырышны кереш сүз белән Яков Емельянов исемендәге Мәдәният үзәге директоры Людмила Белоусова ачты.

Форум барышында дин фәннәре докторы, беренче проректор, Казан православие дини семинариясенең гомуми һәм чиркәү тарихы кафедрасы мөдире, Казан шәһәренең керәшен мәхәлләсе вәкиле Н.И.Ильминский доклад белән чыгыш ясады. Башкортстаннан туган якны өйрәнүче Валерий Зарубин архив документлар, метрик китаплар белән эшләүнең нечкәлекләре турында сөйләде һәм шәҗәрә ясау буенча мастер-класс күрсәтте.

Шулай ук, Татарстан Республикасының Зәй, Питрәч, Мамадыш, Түбән Кама, Тукай һәм башка районнарыннан килгән катнашучылар да чыгыш ясады. Zoom платформасы аша Форумга Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районыннан милләттәшләребез дә кушылды.

Людмила Белоусова форумда катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм Форум турында җыентык нәшер итү- туган якны өйрәнүнең беренче омтылышы булачак, диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International