Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Татарстан киңекләрендә" дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Чара IV Халыкара Кутуй-фест кысаларында уза. БДБ рәссамнары һөнәр берлегенең Казан бүлеге вәкилләре фестивальнең ябылу тантанасын дүртенче тапкыр үзләренең сәнгать күргәзмәсе белән билгеләп үтә.
Күргәзмәдә төп урынны рәссамнар гаиләсе Әсхәт Макраев һәм Светлана Тимофеева картинасы алды. 1,5кә 2,5 метр зурлыктагы әлеге картина өстендә авторлар ике ел эшләгән. Ул «ТАССРның 100 еллыгына» дигән исемне йөртә һәм Казан һәм республиканың визит урыннары фрагментларын, Татарстанның танылган шәхесләренең 100 дән артык портретын үз эченә алган.
Күргәзмәдә халык рәссамы Рушан Шәмсетдиновның графикасы, күргәзмә кураторы Лада Аюдаг тарафыннан шагыйрә Роза Кожевникованың үзе исән вакытта Болгар авылы яшәүчесе образында ясалган портреты тәкъдим ителә.
Картиналарның күбесе Казанга, Татарстанның мөһим мәдәни-тарихи урыннарына багышланган. Болгар, Зөя, Сокур киңлекләре Таня Тэнч, Ирина Краснова-Волгина, Михаил Краев, Динә Лебедева, Татьяна Шаталина, Ләлә Әсәдуллина, Мария Әхмәтҗанова, Анастасия Абдрашитова, Гөлчәчәк Әхмәтсалихова картиналары да тәкъдим ителгән. Республика киңлекләренең төрле төсләрен һәм риваять каһарманы – Алтынчәчкә багышланган рәсем әсәрен Татьяна Гнездилова һәм Вероника Мозафарова тәкъдим итә.
Тамашачыларны шулай ук, Казан шәһәренең «Киңлек» балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр йортының «Киңлек»рәсем студиясендә тәрбияләнүчеләр дә хезмәтләре белән сөендерәчәк.
Белешмәләр өчен телефон: 89503174489