Ислам мәдәнияте музеенда «Себер татарлары: мәдәни ядкарьләр» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә Төмән өлкәсе музейлары белән берлектә оештырыла

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

Тамашачылар күргәзмәне 21 ноябрьдән килеп карый алачак.

Күргәзмәдә Төмән өлкәсендә яшәүче татарларның этник үзенчәлекләрен чагылдыручы традицион костюм, зәркән бизәнү әйберләре, фотодокументлар тәкъдим ителәчәк.

1808 елда граф Емельян Корнеев тарафыннан ясалган, хәзерге вакытта «Казан Кремле» музей-тыюлыгы тупланмасында саклана торган офортлар күрсәтеләчәк. Әлеге рәсемнәр себер татарларының типажларын, аларның костюмнарын, бизәнү әйберләрен һәм көнкүрешен чагылдыра.

Күргәзмәнең төп экспонаты - Пәйгамбәребез Мөхәммәднең сакал бөртеге. Әлеге ядкарь Төмән музеенда инде йөз елга якын саклана.

Күргәзмәдә гарәп, фарсы, госманлы һәм иске-татар телендә язылган ХVII гасыр ахыры - XX гасыр башы кулъязмалары һәм басма китаплары аерым урын алып тора.

Күргәзмә 2021 елның 10 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International