Казан урамындагы «Умарта оясы» рәсеме "ФормART" фестивале финалына узды

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Казанның Чуйков урамында урнашкан йорт диварында иҗат ителгән «Умарта оясы» рәсеме Идел буе регионнары арасындагы «ФормART» стрит-арт фестиваленең финалына узды. Рәссам Азат Шакиров иҗаты, мурал дип аталган зур күләмле дивар сәнгате, кызганыч, призерлар исемлегенә кермәде. Граффити конкурсына тәкъдим ителгән әсәрләрнең барысы да коронавируска каршы көрәшүче табибларга багышланган.

"Азат Шакиров хезмәте миңа бик тә ошады. Бу әсәр тирән мәгънәгә ия. "Умарта оясы" короновирус таралган чорның нинди катлаулы булуын тасвирлый», - диде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Татарстан вәкиле Азат Шакиров хезмәте финалга узса да, призга лаек булмады. Шуңа да карамастан, проект кураторы Дмитрий Кудинов рәссамның эшен югары бәяләде: "Призлы урын булмаса да, без канәгать. Мондый хезмәтләрне бәяләү өчен берникадәр вакыт кирәк, болай булуга мин бик шат", -диде.

14 ноябрьдә Идел буе федераль округының «ФормART» фестивалендә җиңүчеләрне игълан итү һәм  конкурсның ябылу тантанасы онлайн форматта узды. Идел буе округы урам сәнгате проекты РФ Президентының Идел буе Федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән тормышка ашырылды. Җиңүчене  халык һәм эксперт тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләделәр.

19 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр 8 (800) 301-50-23 номеры буенча (шалтырату бушлай)тавыш бирү булып узган иде. Анда 100 меңнән артык кеше катнашты. Халык фикеренчә, 48 һәм 22 меңнән артык тавыш җыйган Самара һәм Саратов өлкәләре иң яхшылар дип табылды.

Округның 14 регион вәкиле турыдан-туры эфирда эксперт тавыш бирүнең нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Регион жюри фикеренчә, бер тавыштан призлы урыннар янә Самара һәм Саратов өлкәсе  вәкилләренә бирелде.

Материаллар: https://www.tatar-inform.ru/ http://formartpfo.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International