Идел буе федераль округының «ФормАРТ» стрит-арт фестивалендә җиңүчеләрне билгеләү тантанасы телекүпер режимында узачак

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

14 ноябрь 15:00 сәгатьтә «Ростелеком» җәмгыятенең Татарстан филиалында Идел буе федераль округының «ФормАРТ» стрит-арт фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Тантана онлайн форматта филиал студиясенең TrueConf.ru платформасында узачак.  Идел буе федераль округының барлык 14 регионын да элемтәгә кушачаклар. Түбәндәге таблицада катнашучылар һәм жюри әгъзаларының исемлеге тәкъдим ителгән.

 «ФормАRТ» урам сәнгате проекты РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы Вәкаләтле Вәкиле Игорь Комаров тәкъдиме буенча тормышка ашырыла.

Стрит-арт фестивале яшь рәссамнар иҗатына игътибарны арттыруга, төбәкләрдә граффити сәнгате ярдәмендә заманча шәһәр мохитен булдыруга юнәлдерелгән.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International