«Республикалар кул кысышы» фестивале Башкортостан һәм Мордовия Республикалары чикләрен киңәйтә

2020 елның 4 ноябре, чәршәмбе

4 ноябрьдә А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгенең рәсми сайтында  «Республикалар кул кысышы» исеме астында IV Бөтенроссия онлайн-фестиваль узачак, ә 5 ноябрьдә 18.00-19.00 сәгатьтә ZOOM онлайн-платформасында күрсәтеләчәк.
Эпидемия вакыйгалары фестиваль программасын виртуаль киңлеккә күчерергә мәҗбүр итте. Ләкин фестивальне оештыручылар хәтта онлайн-режимда да тамашачылар элеккеге кебек үк хис һәм кичерешләр алыр дип ышандыра.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәйданчыгында өч ел буе «Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе" ярдәмендә үткәрелгән фестиваль республика массакүләм мәгълүмат чараларында зур игътибарга лаек булды. Чараны 750 тамашачы карады.
Узган елларда фестивальдә Татарстан, Марий-Эл, Чуаш, Удмурт, Кырым Республикасы һәм федераль әһәмияттәге Севастополь шәһәре шагыйрьләре катнашты. Быелгы фестивальгә Башкортостан һәм Мордовия республикалары да кушылды.
Кызганычка каршы, пандемия катнашучыларга Казанга килергә комачаулады, шуңа да карамастан, видеоконференция режимында да җанлы аралашу сакланачак: тыңлаучылар шагыйрьләргә сораулар бирә алачак.
Быел «Республикалар кул кысышы» онлайн-фестивале Халыклар бердәмлеге Көненә һәм Идел буе автоном республикалар оешуның 100 еллыгы парадына багышланачак.
 Проектны оештыручылар-Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе, Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге, Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлекчәсе, Казан «Диалог» шигърият театры (сәнгать җитәкчесе, шагыйрь, проектка нигез салучы, координатор - Ольга Левадная).
Чарада катнашучылар һәм оештыруда ярдәм итүчеләр: 
Россия Язучылар Берлегенең Марый төбәге бүлеге,
Рус әдәби клубының Марый төбәк бүлеге,
"Гармония» иҗат берләшмәсе (Йошкар-Ола шәһәре, Марий Эл Республикасы)
Россия Язучылар Берлегенең Чуаш төбәк бүлеге,
Рус әдәби клубның Чуваш төбәк бүлеге,
Россия Язучылар Берлегенең Удмурт төбәк бүлеге,
Россия Язучылар Берлегенең Мордва региональ бүлеге,
Башкортстан Республикасы Язучылар Берлеге,
Россия Язучылар Берлегенең Татарстан төбәк бүлеге (Яр Чаллы шәһәре),
Россия Язучылар Берлегенең Казан төбәк бүлеге,
Россия Язучылар Берлегенең Кырым региональ бүлеге.
А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният Үзәгенең мәгълүмат үзәге.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International