5 ноябрьдә 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә («Хәзинә» музей комплексы, Казан Кремле) «Кызыл капкалар/агымга каршы-2020» дип аталган алтынчы төбәкара академик күргәзмә-конкурсы ачыла. Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен түгәрәк өстәл 5 ноябрьдә 15:00 сәгатьтә уза.
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее академик проект эстафетасын кабул итә. 2020 елда «Кызыл капкалар / агымга каршы» алтынчы төбәкара академик күргәзмә-конкурсы беренче тапкыр Мәскәүдә башланып китте. Ачылу тантанасы агымдагы елның 30 июлендә Мәскәү Рәссамнар Берлеге залында узды. Шул ук көнне Экспертлар советы һәм жюри утырышлары, күргәзмә проекты ачылуга багышланган түгәрәк өстәл дә үтте. Алга таба күчмә күргәзмә Идел буе шәһәрләрендә тәкъдим ителде: Саратовта (3-17 сентябрь), Тольяттида (24 сентябрь – 7 октябрь), Саранскта (14-27 октябрь) булып узды.
"Кызыл капкалар" - Россия Сәнгать академиясенең Идел буе бүлеге проекты, ул ике елга бер тапкыр уздырыла. Күпьеллык конкурс-күргәзмә проектның максаты-XXI гасыр рәссамнарының әсәрләре аша дөньяда әйләнә-тирәнең күпкырлылыгын тасвирлау, заманча арт-процессны өйрәнү. Проект җитәкчесе-Россия Сәнгать академиясе вице-президенты, Россия Сәнгать академиясенең Идел буе бүлеге рәисе, Россия Рәссамнар иҗади берлегенең президенты Константин Худяков.
2020 елда авторлар 10 темага нигезләнеп иҗат иткәннәр: «Механизмнар һәм приборлар», «Корал», «Уенчыклар һәм курчаклар», «Тәгәрмәч», «Хәрәкәт итү чаралары», «Йорт», «Шәһәр», «Интерьер», «Чагылыш», «Канатлар». Конкурста Россиянең 20 төбәгеннән килгән вәкилләр катнашты.
Проектта 30дан артык Татарстан рәссамы катнаша, аларның дүртесе 2020 елда заманча сынлы сәнгать өлкәсендә талантлы авторларга ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан Россия Сәнгать академиясе белән берлектә гамәлгә куелган Н.И.Фешин исемендәге премия лауреатлары булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендәге күргәзмә кысаларында Н. И.Фешин исемендәге рәсем сәнгате өлкәсендә конкурс лауреатларына: Владимир Акимов, Вера Карасева, Рөстәм Хуҗин, Григорий Эйдиновка Проектта 30дан артык Татарстан рәссамы катнаша, аларның дүртесе 2020 елда заманча Сынлы сәнгать өлкәсендә талантлы авторларга ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан Россия Сәнгать академиясе белән берлектә гамәлгә куелган Н.И.Фешин исемендәге премия лауреатлары булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә күргәзмә кысаларында Н. И.Фешин исемендәге рәсем сәнгате өлкәсендә конкурс лауреатларыПроектта 30дан артык Татарстан рәссамы катнаша, аларның дүртесе 2020 елда заманча Сынлы сәнгать өлкәсендә талантлы авторларга ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан Россия Сәнгать академиясе белән берлектә гамәлгә куелган Н.И.Фешин исемендәге премия лауреатлары булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясенда узачак күргәзмә кысаларында Н. И.Фешин исемендәге рәсем сәнгате өлкәсендә конкурс лауреатларына премияләр тапшырылачак. Бу лаеклы бүләккә Владимир Акимов, Вера Карасева, Рөстәм Хуҗин, Григорий Эйдинов ия булачак.
+7 953 400 79 75, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге, Анастасия
ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясе
(Кремль, «Хәзинә» музей комплексы, 3нче подъезд)