Казанда бөек композитор София Гобәйдуллинаның туган көне уңаеннан ике концерт узачак

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

 

Казанда бөек композитор София Гобәйдуллинаның туган көне уңаеннан ике онлайн-концерт узачак. Концертларны София Гобәйдуллинаның заманча музыка Үзәге һәм Мәскәү Заманча Музыка Ансамбле оештыра. Ике көн дәвамында композитор иҗатының төрле чорыннан алынган 7 әсәр башкарылачак.

«Мәхәббәт белән София» дип аталган онлайн– концертның трансляциясе 6 ноябрькөнне 20.00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур Концерт залыннан күрсәтеләчәк. Концертны оештыруда Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе дә катнаша. Мәгълүм булганча, София Гобәйдуллинаконсерваториянең мактаулы профессоры.

Концертта «Яңа музыка» камера оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм дирижер – ТР атказанган артисты Анна Гөлишамбарова), Казан консерваториясенеңTATARICA оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм дирижер – ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Халитов), Мәскәү Заманча Музыка Ансамбле (МАСМ) чыгыш ясаячак. Шулай ук, Казан консерваториясе укытучылары - халыкара конкурслар лауреаты Карина Горбанова һәм Фәридә Нуруллоева, перкуссионист Михаил Косов катнашында, Гобәйдуллинаның орган әсәрләрен башкарачаклар. Мәскәү Заманча Музыка Ансамблесолистлары башкаруында бөек композитор София Гобәйдуллинаның һәм аның күренекле замандашлары А.Пярт, В. Сильвестров, П. Карманов камера әсәрләре дә яңгыраячак.

Трансляциянебиредәкараргамөмкинhttps://youtu.be/Xrf5GLbprkc

8 ноябрь 20.00 сәгатьтә София Гобәйдуллинаның заманча музыка Үзәгеннән икенче трансляция -«Көзгедә көзге» концерты күрсәтеләчәк. Мәскәү Заманча музыка ансамбле башкаруында Александр Скрябин, София Гобәйдуллина, Альбан Берг, Арво Пярт, Антон Светличный әсәрләре яңгырар дип көтелә. Концертныңүзенчәлекле программасынаКазанныңяшь композиторы Лилия Исхакованың кларнет һәм электроника өченязылганәсәре да кертелгән. Онлайн - концертлар Казан шәһәрендә София Гобәйдуллинаисемендәге«Конкордия»10нчыХалыкаразаманча музыка фестивале ачылышыалдыннан уза.

Трансляция биредәузачакhttps://youtu.be/T0U1ZDuLtJc

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International