Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Татар шәмаиле галереясендә «Фатыйха: яңа үрләр» күргәзмәсе ачыла

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

2020 елның 28 октябрендә 15:00 сәгатьтә Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Татар шәмаиле галереясендә «Фатыйха: яңа үрләр» күргәзмәсе ачыла.

«Фатыйха» иҗат төркеменә Айзат Минһаҗев һәм Гөлназ Исмәгыйлева (Казан-Истанбул), Айрат Хисмәтуллин (Екатеринбург), Назыйм Исмәгыйлев һәм Роза Хуҗина (Казан) керә. Күргәзмә бу яшь һәм танылган каллиграф - рәссамнар иҗаты белән таныштыра. Биредә гарәп каллиграфиясе техникасында башкарылган 30дан артык эш тәкъдим ителә. Күргәзмә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме көнендә - Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнендә ачыла.

Күргәзмәне ачу тантанасында авторлар катнашачак.

Күргәзмә 2021 елның февраль аена кадәр дәвам итәчәк.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International