Традиция буенча август аенда бөтен республика буенча танылган шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре истәлегенә багышланган чаралар һәм акцияләр уза. 25 августта әлеге чаралар циклы гадәти булмаган акция белән тәмамлана.
Муса Җәлилнең бөтен тормышы һәм иҗаты - Ватанга чиксез тугрылык, мәхәббәт һәм дуслыкка багышланган. Шагыйрь немец лагеренда фашистларга каршы көрәш алып бара, әмма качарга әзерлек вакытында аларны фаш итәләр. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иң актив көрәштәшләрен гильотинада җәзалап үтерәләр. Муса Җәлил - йөзләгән әсәр авторы, ләкин төрмәдә язылган «Моабит дәфтәрләре» циклы шигъри иҗатының иң югары ноктасы булып санала. Алар могҗизалы рәвештә сакланып калган, ике кечкенә дәфтәргә язылган шигырьләрдән гыйбарәт, шагыйрьнең кулъязмаларын «Моабит» һәм «Плетцензее» лагерьларында бергә утырган тоткыннар совет хакимиятенә тапшыра алган. Алар өчен соңыннан шагыйрьгә Ленин премиясе тапшырыла.
Быел традицион бәйрәм 25 августка планлаштырылган гадәти булмаган тамаша белән үзенчәлекле. Төп чара 1 май көнне 12.00 сәгатьтә, рәсми затлар һәм дәрәҗәле кунакларның сәламләү сүзләре белән башланып китәчәк. Чарада М. Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова да катнаша.
11 җәлилче - Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев һәм Галләнур Бохараев (Сәлим Бохаров) - хөрмәтенә Казан Кремленең Спас манарасындагы сәгать 11 тапкыр сугачак.
Быел беренче тапкыр оештырыла торган «Безнең геройлар» хәтер акциясендә катнашучылар: яшь, әмма инде танылып өлгергән һәм иң алдынгы татар композиторларының берсе Эльмир Низамов; «Голос» финалисты, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина; биюче, «Алтын битлек» премиясе лауреаты Нурбәк Батулла; диджей Ислам Вәлиев; шагыйрьләр һәм «Татарстан Язучылар берлеге» вәкилләре һ. б.
Хәтер акциясе геройлар һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамлана.
Чара, барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлеп, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, «Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы» төбәк иҗтимагый оешмасы, «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге» тарафыннан оештырыла. Анда теләгән һәркем катнаша ала.