Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдәге Татарстан Мәдәнияте көннәре кысаларында үткәрелгән гала-концертны карады

2020 елның 18 августы, сишәмбе

Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында үткәрелгән Татарстан Республикасы сәнгать осталарының һәм иҗат коллективларының гала-концертын бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. Чара, гадәттәгечә, Мәскәү халыкара Музыка йортында узды.

Исегезгә төшерәбез, көн дәвамында Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре уңаеннан оештырылган чараларда катнашты. Химки зиратында бүген совет разведчигы Исхак Әхмеровка һәм аның хатыны Хелен Лоурига һәйкәл ачылды. Аннары Александров бакчасында Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салу тантанасы узды. Дәүләт Третьяков галереясендә Рөстәм Миңнеханов авангардчылар әсәрләреннән төзелгән "Казаннан шедеврлар. Рерихтан алып Кандинскийга кадәр" күргәзмәсен ачты.

Көннең төп вакыйгасы - Татарстан сәнгать осталарының гала-концерты булды.  Кунаклар һәм чарада катнашучылар алдында  «Яңа Музыка» камера оркестры чыгыш ясады.

Сәхнәдән  Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде. 

Мәскәү мэры Сергей Собянин ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлады, уңышлар, бәхет һәм сәламәтлек теләде.  

Чара кысаларында Мәскәү Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре бирелде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Фидакарь хезмәт өчен» медальләрен, «Татарстан Республикасы Атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исемнәрен, Дуслык орденын, «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медальләрен, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатларын  тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International