Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында якындагы ике елда дүрт виртуаль зал ачылачак

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

Мәгълүмати һәм цифрлы үсеш департаменты 2021-2022 елларда Россия Федерациясе шәһәрләрендә виртуаль концерт залларын булдыру өчен үткәрелгән конкурста җиңүчеләрне игълан итте.

Киләсе елда Татарстанда виртуаль заллар Әлмәттәге Г.Тукай исемендәге Үзәк балалар китапханәсе (Әлмәт муниципаль районының «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе) базасында һәм Чаллы шәһәренең «Кызыл тау» мәдәният үзәге каршында булдырыла. 2022 елда алар Буаның 1нче балалар сәнгать мәктәбендә һәм Түбән Камада Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә («Түбән Кама шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ) базасында барлыкка киләчәк. «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында аларны булдыру өчен федераль бюджеттан 2021 елда 2 800 млн.сум, 2022 елда - 3 100 млн. сум бүлеп бирелә. Акчалар заманча музыка һәм проекция җиһазлары сатып алуга тотылачак.

Мәгълүмати һәм цифрлы үсеш департаменты тарафыннан Россия Федерациясенең 75 субъектындагы  мәдәният тармагы учреждениеләреннән 364 заявка каралды.

Бүгенге көндә Татарстанда «Цифрлы мәдәният» илкүләм проектының "Цифрлы мәдәният" төбәк проекты ярдәмендә 5 виртуаль концерт залы ачылды: Арча, Мамадыш, Баулы һәм Алабугада 3 китапханәдә, 1 музейда, 1 балалар сәнгать мәктәбендә.

Белешмә өчен: Виртуаль концерт заллары «Цифрлы мәдәният» проекты кысаларында ачыла. 2024 елга кадәр Россиядә 500 виртуаль концерт залы барлыкка киләчәк.

Виртуаль концерт залларын теләсә кайсы мәдәният учреждениесендә – китапханәдә, музейда, сәнгать мәктәбендә, мәдәният йортында, концерт залында булдырырга мөмкин. Проектның төп максаты - академик музыка сәнгатенең үтемлелеген киңәйтү һәм Россиянең бөтен территориясен, алдынгы мәгълүмати технологияләр кулланып, бердәм мәдәни киңлеккә берләштерү. Онлайн-трансляцияләр системасы әйдәп баручы артистларның һәм коллективларның чыгышларын реаль вакыт режимында яки язмада  карарга һәм тыңларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International