Чаллы татар дәүләт драма театры Аяз Гыйләҗев исемен йөртәчәк

2020 елның 14 августы, җомга

Чаллы татар дәүләт драма театрының иң яхшы исеме өчен конкурс нәтиҗәләре билгеле булды. Ул танылган татар прозаигы һәм драматургы, публицист, әдәби тәнкыйтьче Аяз Гыйләҗев исемен йөртәчәк.

Аяз Гыйләҗев – татар, рус, якын һәм ерак чит илләрнең башка телләрендә язылган утызга якын драма әсәре һәм иллеләп китап авторы. Аяз Гыйләҗевның Фаил Ибраһимов куелышындагы «Өч аршын жир» пьесасы Чаллы татар дәүләт драма театрының визит карточкасына әйләнде.  

Исегезгә төшерәбез, бу язда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Чаллы шәһәренә эш сәфәре вакытында татар театрының исемен сайлау өчен тамашачыларны җәлеп итәргә тәкъдим итте. «Тиздән труппа тормышында яңа этап башлана. Ул барлык театр таләпләренә җавап бирүче заманча бина барлыкка килү белән бәйле. Театрга матур яңгырый торган, истә калырлык исем бирү өчен бу яхшы момент дип уйлыйм», - дип әйтте ул журналистларга.

Конкурска барлыгы 187 гариза килгән  һәм 200дән артык тәкъдим каралган. Сайлау комиссиясе составына ТР Мәдәният министрлыгы, Чаллы Башкарма комитеты вәкилләре һәм шәһәрнең танылган мәдәният эшлеклеләре кертелгән иде. Җиңүчеләр булып  Сәетова А.Г., Закирова Г. И, Фәйрушина Р. Г. танылды.

Татар драма театрының яңа бинасы август ахырында ачылыр, дип көтелә. Яңа театр сезонында тамашачылар биш спектакль күрә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International